1 октябрь 2014 яңалыклары
-
Илле биш ел иңне-иңгә куеп...
Болгарда яшәүче, биш бала тәрбияләп үстергән Нина Филипповна белән Анатолий Иванович Шероновлар күптән түгел генә үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
-
Өлкәннәр көне белән котладылар
Өлкәннәр көне алдыннан район җитәкчеләренең ветераннар хәрәкәте активистлары белән традицион очрашуы булды. Район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, башкарма комитет рәисе урынбасары Елена Афоньшина очрашуда катнашучыларга туган ягыбызны үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнары һәм...
-
Өлкәннәрнең аздан да күңеле була
Анастасия Бузукина, Бөек Ватан сугышында катнашучы (Болгар шәһәре): - Минемчә, табигатьнең иң матур вакытына туры килгән бу бәйрәмне олылар көтеп ала торгандыр. Аннары тагын Өлкәннәр көнен озын гомерлеләр бәйрәме рәтенә дә кертер идем әле. Ни дисәң дә, лаеклы ялга чыккан һәр кеше өчен дә кайчандыр эшләгән коллективның, туганнар яки якын...
-
Сак булырга кирәк
Шәһәрдә килеп чыккан авариядә машина йөртүче һәм пассажирлар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Автомобильгә йөк төягән прицеп таккач, машина йөртүче транспортны бора башлаган. Маневр барышында ул идарәне югалта һәм машина кырыйга ава. Салонда утырган кешеләр, тән җәрәхәтләре алуга карамастан, хастаханәгә барудан баш тарталар.
-
Җавап бирергә туры киләчәк
Кузнечиха янындагы машина юлында авариягә сәбәпче булган авыл кешесен җитди җәза көтә. Исерек килеш машина белән идарә иткәндә, егет каршы як полосага чыгып, башка машинага килеп бәрелә. Үзенең нәрсә эшләвен аңлап алгач, ул машинадан чыгып кача. Тик ул җаваплылыктан качып китә алмый. Авария урыныннан качкан өчен аңа унбиш тәүлеккә кадәр...
-
Исереккә сәләм бирмә
Күрше хатынын кыйнаган шәһәр кешесенә каршы җинаять эше ачылган. Исерек ир-ат күршесе белән ызгыша башлый, бәхәс тиздән сугышуга күчә. Ир-ат көчлерәк булып чыга һәм хатын-кызның битенә берничә тапкыр йодрык белән китереп суга. Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә, тәртип бозучыга хәзер суд алдында җавап тотарга туры киләчәк.
-
Эзенә тиз төшкәннәр
Полиция хезмәткәрләре өч урлашуны тиз арада ачканнар. Өлкән яшьтәге хатын-кызның телефонын урлаучы шәһәр кешесе җаваплылыкка тартылачак. Бу егетне пенсионер хатын ремонт ясау өчен өенә чакырган була. Эшне бетереп, акча алганнан соң, ул бер уңайдан күз алдында яткан кәрәзле телефонны да алып чыгып китә. "Болгар Арыш" оешмасының машина-трактор паркыннан урланган запчастьләр...
-
Турист барысын да белергә тиеш
Халыкара туристлар көненә багышланган спорт ориентациясе буенча район ярышларында сигез мәктәп командасы катнашты. Аны балалар иҗат йорты оештырды, ярышлар Рабига күле буенда үтте. Укучылар торган урынны билгеләү, палаткалар кую, туристлар көнкүрешен җайлау, ашарга әзерләү һәм җыр башкару буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәдә кискен көрәш барышында "Туристлар җыры" номинациясендә - "Танкеевка туристлары",...
-
Яңа җитәкче
Региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең (ДОСААФ) җирле оешма советы рәисе итеп Сударев Александр Николаевич билгеләнде. Чирек гасырдан артык бу оешмага җитәкчелек иткән Васин Сергей Николаевич эштән үз теләге белән киткән.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
ТР Президенты Указы белән Спас район үзәк хастаханәсенең медицина буенча баш табиб урынбасары Мистахова Наилә Тухтар кызына "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелгән. Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә һәм сәламәтлек саклау системасында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде. Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр; Шәйдуллин Шамил Арифулла...
-
Бурычың булса – түлә
Суд приставлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең бердәм рейды барышында штрафлар буенча бурычлары булган затлардан 24 мең сумнан артык акча алынды. Дәүләт инспекторлары транспорт чараларын туктаттылар, ә суд приставлары булган электрон база буенча бурычлар булу-булмавын тикшерделәр. Суд приставларының Спас бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Вардан Шахназарян билгеләп үткәнчә, нәтиҗәдә бурычы бар кешеләрдән шактый...
-
Штаб күнегүләре үткәрелә
Россия Федерациясе Хөкүмәте тапшыруы буенча, агымдагы елның 4 октябреннән башлап, хәрби шартларга күчерелгән һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан шартларда эшләү барышында гражданлык оборонасы чараларын башкаруны оештыру буенча гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре үткәрелә. Сәгать 9да халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр бирүнең комплекслы системаларын, электр сиреналарын кабызмыйча гына гражданлык оборонасының үзәкләштерелгән...
-
Тәҗрибә уртаклаштылар
Алабуга музей-тыюлык хезмәткәрләре Борынгы Болгарда булып киттеләр. Алар музей-тыюлык ядкарьләрен карап, тәҗрибә уртаклаштылар. Экскурсия кысаларында кунаклар тыюлыкның эше белән якыннан таныштылар һәм үзләре өчен кайбер яңалыклар алдылар. Тиздән тыюлык хезмәткәрләре Алабуга музеена барырга җыеналар.
-
Туксан яшь тулды
Шушы көннәрдә Ямбакты авылында яшәүче Рокыя апа Хәйруллина туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәне, күп бала анасын район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Ринат Гафуров җылы котладылар. Рокыя Җаббар кызына Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре...
-
Районның яңа уставы кабул ителде
Узган дүшәмбедә башкарма комитетның утырышлар залында чираттагы 46нчы Спас муниципаль район Советы утырышы булды. Депутатлар мөһим мәсьәләләр тикшерделәр. Совет утырышына шәһәр оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды.